Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексеевск ЗАГСында йөзенче пар теркәлде
Ольга белән Юрий Морозовларның никахларын тантаналы рәвештә теркәделәр.
(Алексеевск, 5 декабрь, «Татар-информ», «Таң»). Алексеевск ЗАГСында Ольга белән Юрий Морозовларның никахларын йөзенче итеп теркәделәр. Яшь пар өчен бу көтелмәгән яңалык дулкынландыргыч булды.
Яңа гына ир һәм хатын булган яшьләр мәңгелек мәхәббәт һәм тугрылык билгесе итеп, борынгы матур гадәт буенча балдаклар белән алмаштылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Галина Бакеева әлеге матур парны гаилә корулары белән котлады һәм нык мәхәббәт, озын бәхетле тормыш теләп истәлекле бүләк тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз