news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада «Җиде егет» реалити-тамашасында җиңүчегә ат бүләк итәчәкләр

Халык һөнәрчелеген популярлаштыруны максат итеп куйган «Җиде егет» телевизион проектының «Егетләр балы» финалы Яңа ел төнендә була.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Уфада Башкортстан иярченле телевидениесе (БСТ) «Җиде егет» яңа телевизион проектының «Егетләр балы» финалы була, җиңүчегә башкорт токымлы ат бүләк итәчәкләр. Аның исемен Яңа ел балында әйтәләр. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Оештыручылар шулай ук махсус бүләк — тамашачылар симпатиясе призы булдырылган. Каналның рәсми битендә онлайн-тавыш бирү ачылды, анда һәр тамашачы үзе ошаткан катнашучы өчен үз тавышын калдыра ала. Иң күп тавыш җыйган герой «Тамашачылар мәхәббәте призы» номинациясе җиңүчесе булачак.

«Егетләр балы» Яңа ел төнендә БСТ эфирында күрсәтеләчәк. Алып баручылар-Лилия Сирбаева һәм Ильяс Карабулатов.

Тамашачыларны проект геройлары, шулай ук аларны өйрәткән осталар, эстрада йолдызлары, республиканың танылган җәмәгать эшлеклеләре катнашында шоу-программа көтә.

БСТ һәм Курай-ТВ телеканалларында халык кәсепләрен пропагандалауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән «Җиде егет» реалити-тамашасы 2019 елда башланды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100