news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан 300 егет Ерак Көнчыгышка армиядә хезмәт итәргә китте

Көзге чорда республикадан хәрби частьләргә ике меңгә якын егет җибәрелгән.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстаннан 300дән артык егет 5 декабрьдә Байкал аръягына һәм Ерак Көнчыгышка хәрби хезмәт үтәргә китте. Быел көз республикада ике меңгә якын кеше хәрби хезмәткә чакырылган инде. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына ТР Хәрби комиссариаты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«2020 елның 5 декабрендә Татарстан Республикасы җыелма пунктыннан хәрби хезмәт үтү урыннарына 300дән артык кеше Көнчыгыш хәрби округының хәрби частьләренә китте», - дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Армиягә чакырылучылар коронавируска ике тапкыр тест узган: башта үз районнарында, аннары җыелма пунктка килеп җитү белән. Көзге чорда республикадан хәрби хезмәткә барлыгы өч мең егетне озату планлаштырыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100