Тәтештә «Татар кызы-2020» республика бәйгесенең зона этабы булды

Анда Тәтеш, Апас, Буа, Лаеш Чүпрәле районнарыннан катнашкан кызлар Анда Тәтеш, Апас, Буа, Лаеш Чүпрәле районнарыннан катнашкан кызлар ярышты.

(Тәтеш, 5 декабрь, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары», Сәния Сәмигуллина). «Татар кызы-2020» бәйгесендә Тәтеш районын башкарма ­комитеты бүлекләренең берсендәге әйдәп баручы белгеч Гөлдания Фәттахова тәкъдим итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Тәтешнең район мәдәният йортында узган «Татар кызы-2020» республика бәйгесенең зона этабында сәхнә түре халкыбызның күркәм бизәкләрен, киемнәрен һәм йолаларын яктырту үзәгенә әйләнде.

Анда ­Тә­теш, Апас, Буа, Лаеш Чүп­рәле ­районнарыннан катнашкан кызлар үз­ләренең сәләтләрен тагын бер кат сынап, гадел жюри тарафыннан бәяләнделәр һәм ярымфиналга чыгу өчен ярышты.