Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Коронавирустан үлгән Уфа мэры Өлфәт Мостафинның исемен мәңгеләштерәләр
Башкортстанда Өлфәт Мостафин исемендәге премия, урам һәм башкалара булдырылачак.
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирустан вафат булган башкала мэры Өлфәт Мостафинның истәлеген мәңгеләштерү турындагы указга имза куйды. Документта Өлфәт Мостафинның республиканың социаль һәм икътисади үсешенә шактый зур өлеш керткәне искәртелә. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Өлфәт Мостафин исемендәге республика премиясе төзекләндерү өлкәсендә ел саен үткәрелә торган булачак. Егетләр һәм кызлар арасында Мостафин истәлегенә багышланган волейбол буенча ел саен үткәрелә торган халыкара турнир оештырылачак.
Уфаның Калинин районындагы Волейбол үзәге төзелеп беткәч, аңа Өлфәт. Мостафин исеме биреләчәк.
Чакмагыш районы хакимиятенә элеккеге Уфа мэры укыган Иске Батыр авылы мәктәбендә мемориаль такта кую, шулай ук Чакмагыш авылындагы урамга Өлфәт Мостафин исемен бирү тәкъдим ителде.
Исегезгә төшерәбез, Уфа хакимияте башлыгы Өлфәт Мансур улы Мостафин 2020 елның 29 октябрендә пневмония һәм яңа коронавирус инфекциясе белән 35 көнлек көрәштән соң вафат булды. Аңа 61 яшь иде. Башкортстан башкаласы мэры вазифасын ул 2018 елның 29 октябреннән биләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз