news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайның балалар поликлиникасында «Һәрвакыт бергә» бәйрәмен оештырдылар

Чарага инвалид балаларны һәм аларның ата-аналарын чакырдылар.

Чистайның балалар поликлиникасында «Һәрвакыт бергә» бәйрәмен оештырдылар
«Чистопольские известия»

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Чистайның балалар поликлиникасында инвалидлар декадасы кысаларында балалар һәм аларның ата-аналары өчен «Һәрвакыт бергә» бәйрәмен оештырдылар. Бу турыда «Чистопольские известия» газетасы яза.

Чарага җыелучыларга балалар поликлиникасы мөдире Ольга Гаврилова сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Чистай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова да балалар һәм ата-аналарга сәламәтлек теләде.

«Безнең шәһәрдә тернәкләнү үзәге ачылды, анда йөрегез. Анда балаларның сәламәтлеген ныгытырга ярдәм итәчәкләр, алар аралаша ала», — диде ул.

Бәйрәм программасына балалар өчен күңел ачу чаралары кергән иде. Ата-аналар өчен инвалид балаларга медицина хезмәте күрсәтү темасына түгәрәк өстәл оештырылган иде.

Бу көнне поликлиникада яңа ел фотозонасы да оештырылган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100