ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ветераннары үзләре эшләгән чорда җинаятьләрне ачыклау алымнары белән уртаклашты

“Җинаять кылучыларга кешелекле мөнәсәбәт булырга тиеш”, - дип билгеләп узды Евгений Гатцук

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы музеенда ведомство ветераннары массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә үзләре эшләгән чорда киң яңгыраш алган җинаятьләрне ачыклау тәҗрибәсе турында сөйләде.
ТР ЭЭМ ветераннары советы рәисе Евгений Гатцук Эчке эшләр министрлыгы девизына тукталып, һәрвакыт истә тотар, онытмас өчен, тарихны, кешеләрне, вакыйгаларны, һәлакәтләрне, җинаятьләрне белергә кирәклеген ассызыклап үтте. Бүгенге очрашуда журналистлар элекке елларда теркәлгән күп кенә җинаятьләр турында мәгълүматлар ишетте. Матбугат конференциясендә җәмәгатьчелек тәртибен саклау бүлегендә, җинаятьчеләрне эзләү идарәсендә, салым милициясендә хезмәт куйган затлар, эксперт-криминалист булып эшләгән ветераннар катнашты. Алар арасында Александр Авдеев, Фәрит Дәүләтшин, Александр Авакумов, Юрий Козлов, Равил Сафиуллин, Дамир Баһаутдинов һәм башкалар бар иде.
Евгений Гатцук җинаятьчеләрне эзләү идарәсендә эшләүчеләрнең күбесенең югары юридик белемгә ия булуын ассызыклап узды. Моннан тыш, Александр Авакумовның язучылык сәләте дә көчле. Үзе эшләгән елларда булган җинаятьләрне, шул исәптән, кеше ашау кебек куркыныч күренешләрне дә ул романнарында тасвирлаган. Дамир Баһаутдинов исә рәссамчы булуы белән танылган. Аның шаһитләр сүзләреннән чыгып, җинаятьченең портретын ясавы нәтиҗәсендә, “кайнар эзләр” буенча күп кенә җинаятьләрне ачыклауга ирешелгән.
“Без барыбыз да берничә дистә ел гомеребезне эчке эшләр органнарында хезмәт итүгә багышладык. Фидакарь хезмәт итәргә тырыштык, дөрес, ялгышларыбыз да булгалады, хәзер яшьләрне тәнкыйтьләсәк тә, үзебезнең дә хаталар булмады түгел, кайбер очракларда тәҗрибә дә җитеп бетмәде. Без һәммәбез дә диярлек полковниклар исеменә ирештек һәм уңай тәҗрибәне дә, ачысын да яшь буынга җиткереп барырга тырышабыз. Үзебез турында гына түгел, күбрәк остазларыбыз турында сөйлибез. Яшьләргә эчке эшләр органнарында эш үзенчәлекләре турында аңлатабыз. Заманында без постта торырга да, участковый булып эшләргә дә оялмадык, чөнки хезмәтнең әһәмиятен аңлый идек. Иң мөһиме, халык белән тыгыз элемтәдә торуның уңышка китерәчәген белдек”, - дип белдерде ТР ЭЭМ ветераннары советы рәисе Евгений Гатцук.
Ветераннар “Тяп-ляп”, Любимов бандаларын тар-мар итү, сейфтан акча урлаучыларны, бай ханымнарны талаучыларны, фатир каракларын фаш итү ысуллары һәм башкалар турында тәфсилләп бәян итте, җинаятьчене тозакка эләктерү алымнары турындагы серләре белән уртаклашты. Хәзер җинаять кылуда шикләнелүчене гаебен танырга этәрүче чаралар күп булса да, элек бүгенге көннең барлык мөмкинлекләре дә булмаган. Эчке эшләр органнары белән хезмәттәшлек итү, шаһитләрнең яклавы кебек күренешләр гамәлдә булмаган. Әйтик, Равил Сафиуллин кеше психологиясен тоемлый белү сәләтенең әһәмиятенә басым ясады. Ул үзе фатир караклыгында шикләнелүче бер кешене дөресен сөйләттерү өчен аның үтенечен үтәргә мәҗбүр булуы турында сөйләде. Җинаять кылучы сак астыннан чыгарылган очракта гына, хакыйкатьне сөйләп бирәячәген әйтә. Шулай итеп, Равил Сафиуллинга үз өстенә җаваплылык алып, аны иреккә чыгарырга туры килә.
Евгений Гатцук, кеше нинди генә җинаять кылса да, аңа кешечә мөнәсәбәт булырга тиешлеген ассызыклап үтте. “Эчке эшләр органнары хезмәткәре кешелекле мөгамәлә күрсәткәндә генә, җинаятьтә шикләнелүче тарафыннан кире элемтә урнаша, ышаныч туа”, - ди ул.
Дамир Баһаутдинов шаһитләр сүзләренә таянып портретлар ясау белән шөгыльләнгән. “Бервакыт 12 яшьлек кызга бер ханымны балта белән сую күренешенең шаһиты булырга туры килгән. Ул бу коточкыч хәлне ишек “күзе” аша күзәткән. Миңа башта бөтенләй бу хакта сөйләргә баш тарткан иде, әмма психологик тәэсир итү алымнарын эшкә җигеп, мин аны сөйләттерүгә ирештем. 10 секунд эчендә җинаятьчене ничек истә калдырган, шулай тасвирларга тырышты. Минем портретны күргәч, шаккатты. “Сез бит милиция абый, рәссам түгел” дип гаҗәпләнде. Шул рәвешле, без 4 сәгать эчендә җинаятьченең эзенә төштек”, - дип хатирәләрен яңартты Дамир Баһаутдинов.
Ветераннар барысы да җинаятьләрне ачыклау барышында халык белән элемтә төзү, халык ярдәменә таяну әһәмиятен ассызыклады.