Татарстанның урман хуҗалыклары автопаркы 50 техника белән тулыланды

ТР урман хуҗалыгы министры урманчылык хезмәткәрләренә УАЗлардан ачкычлар тапшырды

 (Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Руфинә Мөбәракшина). Татарстанның урман хуҗалыклары автопаркы яңа машиналар белән тулыланды.
ТРда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов игълан иткән Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау ылының ахыры ТР урман хуҗалыгы министрлыгы өчен яңа автомобильләр алу белән билгеләп үтелде.
Бүген Шәһәр яны урманчылыгының Иске-Казан участогы урманчылыгында ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев урманчылык хезмәткәрләренә УАЗлардан ачкычлар тапшырды. Тантаналы чарада ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Рамил Низамов, ТР Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, ТР урманчылыклары җитәкчеләре ктанашты.
“Без урманнардагы янгынны сүндерү техникасы белән ел саен тәэмин ителәбез, - дип сөйләде Мәһдиев. – ТР Президенты карары буенча, безгә урманнарны янгыннардан саклау өчен билгеләнгән 50 урман патруле автомобилен бирделәр”.
Ул ассызыклап үткәнчә, урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең, табигатьне саклау эше буенча коллегаларның көчләре һәм җайга салынган эшчәнлеге ярдәмендә, республикада соңгы өч елда урманнарда янгын чыкмады. “Әлбәттә, без буш куллар белән бу бурычны үти алмас идек, булдыра алсак та, кыен булыр иде, - дип йомгаклады ул. – Без ТР Президенты һәм федераль структура ярдәме белән тәхник яктан тәэмин ителгән”.
Министр чыгыш ясаганнан соң, көтеп алынган ачкычларны тапшырды.