Татарстанда юеш кар явуы көтелә

Республикада төнлә һәм көндез 0-5 градус салкын була

 (Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда болытлы һава була. Республиканың барлык территориясендә кар явачак, урыны белән - көчле һәм юеш. Кайбер районнарда кыска вакытлы буран булуы һәм юеш карның ябышуы ихтимал. Юлларда - бозлавык, урыны белән - кар көртләре.
Төнлә һәм көндез Казанда – 1-3, ТР буенча – 0-5 градус салкын
7 нче декабрьгә каршы төндә республикада болытлы һава булуы көтелә, урыны белән кар явуы ихтимал. Төнлә - 11 (аяз булганда – 15) градуска кадәр салкын, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.