«Татарстан» авиакомпаниясенең Казан-Мәскәү рейсын гамәлдән чыгарганнар

Шулай ук “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясенең Санкт-Петербург – Казан рейсы да булмый

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). «Татарстан» авиакомпаниясенең Казан-Мәскәү рейсын гамәлдән чыгарганнар.
Исегезгә төшерик: очкыч Казаннан Мәскәүгә сәгать 7.00 очып китәргә тиеш булган, ләкин аны көн дәвамында кичектереп килгәннәр. Борт техник сәбәпләр аркасында очмаган. Хәзер “Казан” халыкара аэропортының онлайн-таблосы рейсның гамәлдән чыгарылуын хәбәр итә.
Шулай ук табло хәбәр иткәнчә, “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясенең Санкт-Петербург – Казан рейсы да булмый. Очкыч төньяк башкаладан сәгать 11.35 очып китәргә тиеш булган, тоткарлануның сәбәбе – авиакомпаниянең “Пулково” аэропортына булган бурычы.
Рейсларны гамәлдән чыгару сәбәпләре әйтелми.