“Татарстан” авиакомпаниясенең Казан-Мәскәү рейсы 5 сәгатькә тоткралана

Шулай ук “Руслайн” авиакомпаниясенең Екатеринбургтан Казанга очарга тиешле борт рейсы тоткарлана

  (Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). “Татарстан” авиакомпаниясенең Казан-Мәскәү рейсы 5 сәгатькә тоткралана.
Самолет Татарстан башкаласыннан 7.00 сәгатьтә очарга тиеш иде, әмма рейсны 12.00 сәгатькә кадәр кичектерделәр. Борт техник сәбәпләр буенча очмады, дип хәбәр итә “Казан” Халыкара аэропорты матбугат хезмәте.
Шулай ук “Руслайн” авиакомпаниясенең Екатеринбургтан Казанга очарга тиешле борт рейсы тоткарлана. Борт Казанга 6.50 сәгатьтә очарга тиеш булган, әмма рейсны 22.30 сәгатькә кадәр тоткарлаганнар. Рейсның тоткарлану сәбәбе хәбәр ителми.