“Татарстан” авиакомпаниясе барлык очышлар да штат режимында башкарыла дип белдерде

Росавиациянең авиакомпания сертификатын гамәлдән чыгару турындагы белдерүе тәкъдим ителә торган характерда, дип ассызыклыйлар авиакомпаниядә

  (Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Бүген “Татарстан” авиакомпаниясе матбугат хезмәте авиакомпаниясе тирәсендәге вәзгыятькә карамастан, авиарейслар штат режимында башкарыла дигән мәгълүмат таратты.
“Имеш-мимешләр белән бәйле рәвештә, “Татарстан” авиакомпаниясе рәсми төстә хәбәр итә: барлык очышлар штат режимында дәвам итә. Росавиациянең авиакомпания сертификатын гамәлдән чыгару турындагы белдерүе тәкъдим ителә торган характерда. Авиакомпаниянең эшчәнлеген туктату турында рәсми карар кабул ителгән очракта алдан хәбәр ителәчәк”, - диелгән “Татарстан” авиакомпаниясе хәбәрендә.
Шулай да “Казан” аэропорты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, “Татарстан” авиакомпаниясенең техник сәбәпләр буенча Казан-Мәскәү рейсы 5 сәгатькә тоткарлана.
Искәртеп узабыз, кичә кич Росавиация “Татарстан” авиакомпаниясенең эшчәнлек сертификатын гамәлдән чыгару тәкъдиме белән чыкты. Бу карар Росавиация, “Татарстан” һәм “Ак Барс Аэро” авикомпанияләре, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашында “Татарстан” авиакомпаниясендә планнан тыш инспекцион тикшерү нәтиҗәләре буенча үткәрелгән киңәшмәдә белдерелде.
Тикшерү нәтиҗәсендә авиакомпаниянең эксплуатация эшчәнлеген оештыруда җитешсезлекләр ачыкланган. Авикомпания персоналын әзерләүдә, хезмәт режимын һәм очу белән экипаж әгъзалары ялын режимы кагыйдәләрен бозу очраклары һ.б да булган.