Татар опера һәм балет театры оркестрының әйдәп баручы солистының гомере фаҗигале төстә өзелгән

Татарстан атказанган артисты Андрей Шуркинга 44 яшь булган

  (Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Бүген М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет коллективы оркестрының әйдәп баручы солисты, Татарстан атказанган артисты Андрей Шуркин белән хушлашты.
3 декабрьдә Андрей Иванович Шуркинның гомере фаҗигале төстә өзелгән. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры коллективы артистның вакытсыз вафат булуы сәбәпле кайгы кичерә.
Андрей Шуркин 20 елдан артык театр оркестрында эшләгән, солист, төркемнең концертмейстеры юлын узган. Аны югары дәрәҗәдә профессиональ һәм кешелек сыйфатларына ия булганы өчен коллективта хөрмәт иткәннәр. Музыкант театр гастрольләрендә актив катнашкан, сәхнәдә күп чыгыш ясаган, квартет солисты булган. Тамашачылар аның осталыгына сокланган.
“А.И.Шуркин турында якты истәлекләр аның хезмәттәшләре һәм дуслары йөрәгендә сакланыр. Артистның вакытсыз вафат булуы уңаеннан кайгы кичерәбез, аның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз”, - дип билгеләп үтелә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры некрологында.
Бүген Андрей Шуркин Казанның Арча зиратында җирләнде.