Сочида XXII Кышкы олимпиада ачылышы көнендә гаилә корырга теләүче казанлылар күп

Бу көнне яшьләр никахларын рәсмиләштерү өчен Интернет аша 27 гариза биргән

  (Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Сочида XXII Кышкы олимпиада ачылышы көнендә гаилә корырга теләүче казанлылар күп. Бу көнне яшьләр никахларын рәсмиләштерү өчен Интернет аша 27 гариза биргән инде. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсендә белдерделәр.
Әлегә традицион формада бирелгән гаризалар саны исәпкә алынмаган. Шуңа күрә 7 февральдә гаилә корырга теләүчеләрнең төгәл саны билгеле түгел.
Казанда Россия тормышында мөһим вакыйга көнендә гаилә корырга теләүчеләр көн саен арта, дип белдерделәр ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсендә.