Әксан Гыйниятуллин “Ак Барс Авиа” авиакомпаниясе директоры урынбасары түгел

Матбугат хезмәтенең яңартылган мәгълүматына караганда, Ә.Гыйниятуллин бу вазыйфадан 2013 елның 1 августында азат ителгән

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Бүген “Татарстан” авиакомпаниясе хәзерге вакытта Әксан Гыйниятуллин биләгән вазыйфалар турында яңартылган мәгълүмат таратты. Искәртеп узабыз, кичә ул “Татарстан” авикомпаниясе генераль директоры вазыйфасыннан азат ителде.
Матбугат хезмәтенең яңартылган мәгълүматына караганда, Әксан Гыйниятуллин “Ак Барс Авиа” авиакомпаниясе директорының стратегик үсеш буенча урынбасары түгел, бу хакта элек авиакомпания матбугат хезмәте хәбәр иткән иде. Ул бу вазыйфадан 2013 елның 1 августында азат ителгән булган.
Шул ук вакытта Ә.Гыйниятуллин “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ генераль директорының киңәшчесе вазыйфасын башкаруны дәвам итә.