Казанда Россия төбәкләрендәге татар басма ММЧ җитәкчеләре катнашында семинар-киңәшмә була

Аны “Татмедиа” ААҖ уздыра

 (Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). Бүген “Татмедиа” ААҖ РФ төбәкләрендәге татар басма массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре катнашында семинар-киңәшмә уздыра.

“Татмедиа” ААҖнең генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтовның “Татар-информ” МАна җибәргән рәсми хатында әйтелгәнчә, әлеге чарада “Атна вакыйгалары” газетасының 2013 елдагы эш нәтиҗәләренә йомгак ясау һәм 2014 елга аны РФ субъектларының татар басмаларында чыгару буенча килешүләр имзалау күздә тотыла.