Фәрит ЯХИН:

“Тукайның “Яңа Кисекбаш”ын Пушкинның “Евгений Онегин”ы белән чагыштырыр идем”

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Г.Тукайның “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” сатирик поэмасын язуына 105 ел тулуга багышланган видеоконференция узды. Анда Габдулла Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхфәтова, филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Яхин, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры баш режиссеры Ренат Әюпов катнашты.

Студиядә әсәрнең татар әдәбиятына һәм сәнгатенә йогынтысы, бүгенге көндәге әһәмияте, юбилей уңаеннан Г.Тукай әдәби музеенда ачылачак күргәзмә һәм Печән базарының Тукай язмышындагы роле турында сөйләштек. Әлеге сатирик поэманың татар әдәбиятына йогынтысы турында филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Яхин белән әңгәмәдә танышырга мөмкин.

Фәрит абый, татар милләтенең 20 нче гасыр башындагы халәтен тасвирлаган әсәрнең язылу тарихы һәм эчтәлеге белән укучыларыбызны кыскача гына таныштырып үтегез әле. Андагы әкияти, мифик образлар нәрсә турында сөйли?
Ф.Я.:
Сезнең сорауның һәр ноктасы төрле юнәлешкә юнәлтелгәнгә күрә, мин бөтенесен бергә җыеп, бераз гына озаграк сөйлим. Беренчедән, бу әсәр “Яңа Кисекбаш” дип атала. Димәк, аның “Иске Кисекбашы” да булган. Без аны уникенче яки унөченче гасырга караган дип әйтәбез. Аның авторы кем булган? Аның авторы Шәмсетдин Тибризи дип язылган. Татар китаплары арасында Шәмси Тибризи дип язылган урыннар да бар. “Кисекбаш” әсәре татарда 19 нчы гасырдан башлап басылып килгән. Аңа кадәр кулъязма рәвешендә булган. Мәрҗани, Риза Фәхреддин фикерләренә караганда, ул Болгар чорында ук татарлар арасында бик нык таралган. Безгә мәгълүм булганча, татар мәктәпләрендә хәреф таный башлаган шәкертләрне укыту китабы булган. Шуңа күрә татарның һәрберсе диярлек аны яттан белгән. Әсәрнең теле мәсьәләсендә һәм башка яклары турында 19 нчы гасырдан башлап дөньякүләм танылган рус галимнәре дә, чит ил галимнәре дә, татар галимнәре дә бәхәс кылганнар һәм аның язылу тарихын кызыксынып өйрәнгәннәр.

1907 елда Габдулла Тукай Уральскидан Казанга кайта. Аның монда кайтуының сәбәбе солдатка каралу була. 21 яшьлек Габдулла Тукай солдатка каралырга һәм армиягә алынырга тиеш булган. Әмма аның бер күзенә ак төшү сәбәпле, солдатка алмаганнар. Габдулла Тукайның Тукаев фамилиясе – ул псевдоним, аның үз фамилиясе Гарипов. Без аның шушы Арчага солдат комиссиясенә бару документларын эзләп карадык. Әлегә кадәр таба алганыбыз юк. Әмма табылыр дип уйлыйм.

Арчадан Габдулла Тукай кабат Казанга кайта һәм әнисе белән очрашырга тели. Казанда Габдулла Тукайны тәрбияләгән әнисе Газизә яши. Ул вакытта инде аның асрамага алган әтисе вафат булган, ә әнисе кияүгә чыккан була. Һәм ул кияүгә чыккан кеше – ул да булса Сардар Вәисовның “Божий полк” фиркасенә кергән ишаннарның берсе – мөрите була. Бу мөрит бик каты диндар булып, хатынының Габдулла Тукай белән очрашуына каршы була. Шулай аның әнисен бик күрәсе килә һәм алар Казанда бик тәбәнәк кенә подвал йортта, караңгы бүлмәдә очрашалар. Әнисе иренең бик усаллыгы турында әйтә. Тукай бу вакыйганы күңеленә бик авыр ала һәм бу темага әле язачагы турында әйтә. Матбугатта 1908 нче елны менә шушы “Кисекбаш” әсәре килеп туа да инде. Тукай бит инде - җәдитче, дөньяны үзгәртү ягында торган кеше динне дөрес аңламау, дөньяны һәм Коръәнне дөрес аңлатмау мәсьәләләрен күтәрә. Әлбәттә, ул җәдит дигәннәре модернист буларак әйтелә. Ул да булса, иске схемаларны яңадан үз заманына кайтару һәм шушы заман проблемалары бергә борынгы образлар аша хәзерге көнне, хәзерге дөньяны яктыртып бирү. Габдулла Тукайның әсәре “Яңа Кисекбаш” дип аталуын да җәдит Кисекбаш яки яңартылган Кисекбаш, модернистик Кисекбаш дип аңларга кирәк. Һәм ул аны язу эшенә керешә. Монда инде, әлбәттә, Печән базарының роле зур була. Аның Печән базары дип аталуы бик гади бит инде. Ул вакытта Париж Коммунасы урамы Сенная дигән урам булган. Һәм шуңа күрә базар да Печән базары дип аталган. Монда шәрыкъ базары, төгәлрәк әйткәндә, татар базары булган. Габдулла Тукай якында гына Болгар номерларында торганлыктан, мондагы вакыйгаларны әйбәт белгән. Һәм шушы Казан чоры вакыйгаларын турыдан-туры яктыртып биргән. Ул “Яңа Кисекбаш” әсәрен хәзерге Яшь тамашачылар театры урнашкан Дворянское собрание клубында укыган вакытта, анда һәрбер образны аңлап, төшенеп торганнар һәм әсәр бик зур көлке тудырган.

Әсәрдә трамвай алдыннан бер баш тәгәрәп килә, аның баласын һәм хатынын ничек итеп Дию ашавы турында хәбәр ителә. Шунда ук халык Дию урынына кемне күрсәткәннәрен аңлап ала. Ул да булса – Гайнан Вәисов. Ул Баһаветдин Сардар Вәисовның улы, хуҗа Баһаветдин дип тә йөртелгән. Аны башка Баһаветдиннәр белән бутамаска кирәк. Бу - Казан Баһаветдине. Яңа бер мөселман сектасы барлыкка китергән кешеләрнең берсе. Сардар Вәисовның Толстой белән язышканы мәгълүм. Ә Гайнан Вәисов - атасының эшен дәвам иткән кеше. Ягъни ул Кабан күле буенда үзенә бер дәүләт төзеп, үзенчә яшәп,үзенчә салымнарын билгеләп, мөритләр туплап яшәгән кешеләрнең берсе. Анда һәр образның үзенең кешесе бар.

Поэма тормышта булган вакыйга белән башланып китә. Аның Саратовтан килгән сәүдәгәрнең хатынын алуы, байлыкларын үзләштерүе, сәүдәгәрне бөтенләй фәкыйрь калдырып, куып чыгаруы һәм башкалары билгеле. Казанда тарала башлаган яңа бер сектаның эшчәнлеге – боларның барысы да әсәрдә күздә тотылып язылган. Поэма Казанның реаль вакыйгаларын фантастик, хәтта мифик образлар аша күрсәтә.

Тукай бу әсәре белән нәрсә әйтергә теләгән соң? Ул бит инде татар халкының ниндидер бер якларын ачып бирергә теләгән, тискәре якларыннан көлгән бит инде, әйеме?
Ф.Я.:
Әлбәттә, инде иң беренче аның иң яратмаган әйберсе – артталык, икенчесе – наданлык, өченчесе – кешенең ирегенә турыдан-туры кул салу. Менә шушы мәсьәләләрне Тукай сөймичә караган. Татарның алга киткән яклары, үзенчә характерлары да бар. Бу әсәрне татар халкыннан көлү дип кенә карарга ярамый, бу әсәр татарны өскә күтәрүдән дә, мактаудан да гыйбарәт. Әйтик, мәсәлән, артта калганлыктан көлү - ул да булса заманадан артта калу, бу инде наданлык белән бәйле.

Бу әсәр нәрсә хакында дигән сорауга конкрет кына җавап бирә башласаң, мондый фикер әйтергә кирәк. Беләсезме: һәр чор, һәр заман әсәрне яңача ачарга тиеш. Һәм әсәр турында фикер күптөрле булса, шулкадәр яхшырак санала һәм халык, милли белем шулкадәр зыялырак санала. Бу әсәр - турыдан-туры менә шушы Казанның “без” һәм “мин” дип йөргән, “дөньяны тотам” дип йөргән кешеләрнең берничек тә дөньяны тотмавы, имамнарның кем булуы турында язылган әсәр.

Фәрит абый, әлеге әсәрне бүгенге көн яссылыгына күчереп караганда, сез анда күтәрелгән кайсы мәсьәләләрне бүген дә актуаль дип саныйсыз?
Ф.Я.:
Төп проблеманы шушы Дию образы аша карарга кирәктер. Төрле секталарга бүленү, үзләренә бер шәригать, законнар тудыру һәм үзләренчә аңлату гыйлемсезлек, наданлык аркасында дип уйлыйм. Бүгенге көндә дә секталар барлыкка килергә, наданлык алга чыгарга мөмкин. Монда диннән көлү дигән әйбер юк. Турыдан-туры монда кайбер дини йолаларның тәкъдим ителүен һәм аларның төрле сәбәпләр тарафыннан кабул ителүен һәм “шулай, бүтәнчә түгел”, дип, аңларга омтылуны күрергә кирәк. Менә бүгенге көндә дә интернетта шигыйлар, сөнниләр мәсьәләсендә, дини юнәлешләр, татар исламы һәм башкалар турында бәхәс бара. Ул бәхәсләр, эзләнү булырга тиеш, әмма шул ук вакытта зур белем дә булу да сорала. Белемсез бәхәс мәгънәсез бер бәхәскә әверелә. Әсәрдә менә Камчылы ишан бар бит инде. Ул өшкерүче, камчысы белән сугып, савыктыручы кешеләрнең берсе. Экстрасенс кебегрәк кешеләрнең берсе, Казан шәһәрендә танылган кешеләрнең берсе булган. Габдулла Тукай аннан да көлә, Аллаһы Тәгаләнең теләгендә булмаса, аның камчысының бернинди көче юк дигән манерада әйтә. Ягъни Аллаһы Тәгалә кулында икәнлеген башта аңларга кирәк бит инде. Мин Г.Тукайның иманы бик дөрес булган дип беләм һәм ул шулай булган да. Тукайның шушындый тәнкыйте булмаса, бүгенге көндә андый юнәлешләр шулай ук барлыкка килер иде дип уйлыйм. Менә Тукай тәнкыйтеннән соң ул юк.

“Яңа Кисекбаш” әсәре үзе татар әдәбиятына нинди йогынты ясаган?
Ф.Я.:
Әгәр без, сорауны киңәйтеп, модернизм мәсьәләсенә күчсәк, әлбәттә, монда кызыклы тема килеп туа – бу җәдитчелек әдәбияты һәм дөньяга яңача караш. Яңача караш түгел, дөньяны яңача яктырту һәм шушы үзенчәлекне Габдулла Тукайның табуы. Дөресен генә әйткәндә, бөтен татар, ислам дөньясында бу Габдулла Тукайдан гына башланып киткән әйбер түгел. Беренче булып модернистик юнәлешне төрекләр башлап җибәрә. Һәм төрекләрнең, сезгә мәгълүм булганча, бик күп язучылары (19 нчы йөз язучылары, шагыйрьләре турында сүз бара) дөньяны яңача, Европача яктыртырга кирәклеге турында әйтәләр. Европача яктырту дип без шартлы рәвештә генә әйтәбез. Ул яңача, заманча яктырту дигәнне генә алмаштыру өчен кулланыла торган термин. Һәм бу үзенчәлек, озак та үтми, безнең татар дөньясында таралыш таба. Без аны җәдитчелек әдәбияты дип әйтәбез. Акмулла иҗаты белән бәйлибез. Галимҗан Ибраһимов бу эшне шигърияттә Акмулла башлап җибәрде ди. Ә прозада, гомумән, әдәбиятта Акъегетзадә “Хисаметдин менла” әсәре белән башлап җибәргән.

Тукайны бакырганчы шагыйрь дип әйтәләр. Ул Бакырган китабында алынган мотивларны үзенең шигъриятендә кабатлый, диләр. Аны инде үзе исән вакытта да, аннан соң да, хәзер дә әйтәләр. Чынлап та аның әсәрләре Бакырган китабы, борынгы әдәбиятыбыз мотивларына корылган. Бу үзенчәлеге аның искиткеч зур талант иясе булуы белән бергә, безнең татар әдәбиятының борынгылыгы һәм традицияләрне туктаусыз яңартуы һәм тирән мәдәниятле милләт булуы турында сөйләүче төп факт дип аңлата галимнәр. Моны безнекеләр генә түгел, бөтен Европа галимнәре шулай дип саный. Шушы яктан чыгып караганда, Тукайның “Яңа Кисекбаш” әсәре модернистик, дөньяны яңача яктыртучы әсәр буларак кына түгел, дөньяны яңача бәяләргә мөмкинлек бирүче әсәр. Г.Тукай үзенең таланты, әсәрен “Печән базары яхуд яңа Кисекбаш” дип атавы белән, безгә – татар әдәбиятына яңа бер агым, яңа бер караш барлыкка китерү белән кызыклы. Аннары бу агым Әнис Камал әсәрләрендә дәвам итә, яңасының яңасы языла, бик күп төрле сюжетлар барлыкка килә. Ә ни өчен яңаның яңасы? Ягъни татар әдәбияты модернистик юнәлешкә кереп китә. Ул инде экспрессионизм белән бәйле.

Кайберәүләр Габдулла Тукайның, әйтик, мәсәлән, “Яңа Кисекбаш” әсәре татар тәнкыйть реализмын башлап җибәргән әсәр дип әйтә. Монысы инде бераз гына хаталану дип уйлыйм мин.

(Конкрет әсәрләргә килгәндә, Г.Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхфәтова хәбәр иткәнчә, “Яңа Кисекбаш” сатирик поэмасы мотивлары түбәндәге әсәрләрдә чагылыш тапкан. Әлеге әсәргә нигезләнеп язылган пьесалар, шигыйрьләр арасында Галиәсгар Камалның “Өр-яңа Кисекбаш”, Нәкый Исәнбәт, Нур Баян, Әнәс Камал әсәрләре, Шәрәф Мөдәрриснең “Янки базары яки яңа Кисекбаш” әсәре бар. Туксанынчы еллардан башлап “Кисекбаш” әсәре әдәбиятка яңа агым булып килеп кергән. Мәсәлән, Харрас Әюп үзенең “Базарлар” поэмасында “Чехов базары яки яңа Кисекбаш” дигән өзек кертә. Туфан Миңнуллин исә “Минһаҗ маҗаралары” поэмасында “Казан Кремле яки яңа Кисекбаш” дигән өлеш кертә. Анда Казан Кремлендә археологик казылмалар алып барганда, Казан ханлыгы чорыннан Кисекбаш килеп чыгып, һәм татар тарихы белән бәйләп, ул аны татар тарихы, Кремль буенча йөртә һәм, әлбәттә инде, Тукайларга кадәр китереп җиткерә. Яшь шагыйрәләрдән Гөлназ Вәлиеваның иҗаты бик кызыклы. Ул үз әсәрен “Чечен базары яки яңа Кисекбаш” дип атый. Биредә ул Тукайның Кисекбашын Чечен базары белән бәйләнештә сурәтли).

Менә Сибгат Хәким үзенең истәлекләрендә “Сәнгать дөньясына бер каләм иясенең дә кулы тимәгән көчле сатирик образлар алып кергән Тукай, әгәр “Яңа Кисекбаш” поэмасыннан башка берни язмаса да, үз эшен эшләгән булыр иде” дип язып калдырган. Сез моның белән килешәсезме?
Ф.Я.:
Шартлы рәвештә килешеп була. Чөнки Габдулла Тукайны мин, мәсәлән, “Кисекбаш”тан да бөегрәк дип санамыйм. Тукай Тукай булып кала. Менә аның “Китмибез” шигыре искиткеч. Аны Тукай гына яза алыр иде дип уйлыйм. “Туган тел”е һәм, гомумән, Тукай иҗаты. Язмаган булса да ... Юк, ул чорда язылган әсәрләр бар. Бер әсәр белән генә калып булмый татар әдәбиятында. Безнең татар әдәбиятында зур бер иҗат белән генә тарихта калырга мөмкиндер. Тукай бит әле бу әсәрне язар өчен, башка әсәрне дә язган булырга тиеш иде. Мин моның белән шартлы рәвештә килешәм. Чынлап та бөек әсәр. Бу искиткеч дөнья күләмендә гаҗәеп урын алган бөек әсәрләрнең берсе. Мин аны Сервантосның “Дон Кихот”ы, Шиллер иҗаты, Гетеның “Фауст”ы, Пушкинның “Евгений Онегин”ы белән чагыштырыр идем. Тукай “бәрәңге көен генә көйлим мин”, дип шаяртып әйтсә дә, аның “Евгений Онегин”ы язылган инде. Тукай калган 5-6 ел гомере эчендә Кисекбаш темасына тагын кире кайта, өстәмәләр эшләп карый. Пушкин “Евгений Онегин”га ничек өстәмәләр эшләп караган, Тукай да шуны эшләп карый. Эшләп кенә карамый, ул аны эшләгән дә булыр иде, әмма гомере кыска булган. Габдулла Тукай озын гомерле кеше булса, безнең татар әдәбияты искиткеч булыр иде.

Әңгәмәдәш – Римма ГАТИНА.

Видеоконференциянең тулы версиясе белән биредә таныша аласыз.