2013 нче елда ТР юлчылары 146 км автомобиль юлы төзегән

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Иҗтимагый советы әлеге сезонда Юл эшләре программасының үтәлешен карады

 (Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). 2013 нче елда ТР юлчылары 146 км автомобиль юлы салган. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Иҗтимагый советы әлеге сезонда Юл эшләре программасының үтәлешен карады, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.

Утырышны ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, “Камдорстрой” тресты төбәк программалары дирекциясе җитәкчесе Павел Чернов уздырды.

Министр урынбасары Юрий Кузьмин доклад белән чыгыш ясады, ул билгеләп үткәнчә, 2012 нче елның 1 нче гыйнварыннан ТР юл тармагында юл фондлары үсә тора.

ТРда якын киләчәккә 10 млрд. 514 млн. сум күләмендә акча билгеләнгән. Бу сумманың 8 млрд. 364 млн.сумы акцизлардан килгән керем өлешен тәшкил итә, транспорт салымы - 2 млрд. 150 млн. сумнан артык.

2013 нче елда Юл эшләре программасы хисабына 146 км автомобиль юлы төзелгән, 7 кечкенә һәм уртача күпер, 25 км озынлыктагы 55 гаилә фермасына һәм терлекчелек комплексына керү юлы. Торак пунктларда 173 км юл-урам челтәре тәртипкә китерелгән, шул исәптән – Казанда 92 км автомобиль трассасы һәм 98 мәктәп маршруты.

2013 нче елда 60 торак пунктка керү юлларына асфальт салынган. Шул исәптән, 125 артык халкы булган 28 авыл “Россиянең транспорт системасын үстерү (2010-2015 нче еллар)” программасының “Автомобиль юллары” программасын толрмышка ашыру хисабына автомобиль юлларына ия булган.

Ю.Кузьмин сүзләренчә, 2014 нче елда ТР Юл фондына бюджеттан бүлеп биреләчәк акчалар 11 млрд. 750 млн.сум күләмендә билгеләнгән. Федераль программа кысаларында республиканың 11 муниципаль районының 17 торак пунктын 48 км озынлыктагы юл белән тоташтыру планлаштырыла.

Юл эшләре программасы акчалары шулай ук тәмамланмаган төзелешкә, автомобиль юлларын һәм күпер корылмаларын ремонтлауга, фермер хуҗалыкларына һәм терлекчелек комплексларына юллар төзелешенә, автомобиль юлларын һәм күперләрне тәртиптә тотуга юнәлдереләчәк.