Яшел Үзән шәһәре кышка әзер

Хәзерге вакытта бер җирлектә дә җылылык бирүдә өзеклекләр юк

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Яшел Үзән муниципаль районы Советының – XXIV һәм Яшел Үзән шәһәр Советының XVIII сессиясе булды.

Сессиядә каралган кышка әзерлек мәсьәләсе иң мөһим мәсьәлә булды. Депутатларны бу юнәлештә башкарылган эшләр белән башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Мәхмүтов таныштырды. Районда 1184 йорт котельныйлардан җылылык ала. Әлбәттә, иң төп эш менә шул котельныйларны төзекләндерү буенча алып барылган. И. Мәхмүтов биредә Васильево, Осиново бистәләре һәм Ходяш авылындагы төзекләндерүчеләрнең осталыгын мактап телгә алды. Хәзерге вакытта бер җирлектә дә җылылык бирүдә өзеклекләр юк.

Шәһәр Советы сессиясендә депутатлар биш мәсьәлә карады. Башлап, Яшел Үзән шәһәре Советының башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Штин чыгыш ясады. Калабызның 2012 елның үткән 9 аенда социаль-икътисадый үсеше турында җентекләп сөйләде ул. Әйтергә кирәк, сөенерлек эшләр байтак. Шәһәрдәге зур предприятиеләрдә продукция җитештерү арткан һәм узган елдагы тугыз ай белән чагыштырганда үсеш уртача 123,1 процент тәшкил итә. Аеруча «ЭРА» акционерлык җәмгыяте һәм «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятенең күрсәткечләре югары. Халыкның социаль хәлен яхшырту өчен, беренче чиратта, хезмәт хакын арттырырга кирәк. Әмма ул республика күрсәткеченнән түбәнрәк әле: шәһәрдә эшләгән кешенең уртача хезмәт хакы 16201 сум тәшкил итә.

Игорь Штин халык саны буенча шундый мәгълүматлар китерде: октябрь ахырына калада 1162 бала туган һәм яшәүчеләр саны 98 мең 490 кеше тәшкил иткән.

Депутатлар алдында шәһәр Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча даими комиссия, экология һәм табигать байлыгыннан файдалану буенча даими комиссия рәисләре дә чыгыш ясады. Сессиядә шулай ук, “Гәр бистәсе” җирле үзидарәсенең уставын теркәү турында” карар кабул ителде, дип хәбәр итә “Яшел Үзән” газетасы.