ТРда ялган алкоголь продукциясе белән сәүдә итү ике тапкырга арткан

Татарстанда лицензиясез алкоголь сату буенча Яр Чаллы регионы алда бара

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). ТРда ялган алкоголь продукциясе белән сәүдә итү ике тапкырга арткан, бу хакта бүген Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында ТР базарларында сатыла торган азык-төлек товарлары һәм алкоголь продукциясе сыйфаты мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

Татарстанда лицензиясез алкоголь сату буенча Яр Чаллы регионы алда бара. Агымдагы елның 10 аенда Яр Чаллыда лицензиясез эшчәнлекнең 44 очрагы теркәлгән. Чагыштыру өчен: Казанда һәм аның янәшәсендәге районнарда бу чорда 43 очрак ачыкланган.

“Спиртлы эчемлекләр белән лицензиясез сәүдә итүнең артуы лицензия бәясенең тәртип бозучыга салына торган штраф күләменнән 10 тапкырга зуррак булуына бәйле. 3-4 мең сум штрафны түләү, лицензия сатып алганчы һәм барлык документларны рәсмиләштергәнче, күпкә җиңелрәк”, - дип сөйләде ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекцион бүлек башлыгы Татьяна Хәбибуллина.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече билгеләвенчә, Казанда Фучик, Зәкиев, Глушко, Декабристлар һәм Энергетиклар урамындагы алкоголь эчемлекләр куллану урыннары (рюмочная) шелтәләр ала. Ул халыкны сак булырга чакырды.