Татарстан синоптиклары көннәр суыта дип вәгъдә итә

Республикада явым-төшем көтелми

 (Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, бүген кич, төнлә һәм иртәгә көндез республика буенча һәм Казанда бозлавык. Көндез республикада болытлы һава, явым-төшем көтелми.
Көндез Казанда температура 3-5 градус салкын, Татарстан буенча – 2-7 градус.
7 декабрьгә каршы төндә республикада явым-төшем көтелми. Төнлә температура 11 градуска кадәр суытачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.