Казанда Татар яшьләре лидеры мәктәбе ачылды

Чараның төп максаты төбәк татар яшьләр оешмаларының эшләүче лидерларына ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). 2012 нче елның 3-7 декабрь көннәрендә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе, Республика яшьләр, инновацияле һәм профилактик программалар үзәге һәм “Идел” яшьләр үзәге дәүләт учреждениесе “Татар яшьләре лидеры мәктәбе”н уздыра. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Быел Казанда “эшмәкәрлек” юнәлеше буенча эш өчен яшь лидерлар җыелды. Чараның төп максаты төбәк татар яшьләр оешмаларының эшләүче лидерларына ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт.
Оештыручылар алдында түбәндәге бурычлар куела: татар яшьләр оешмалары эшенең уңышлы тәҗрибәсен киң тарату һәм аларның казанышлары белән танышу; төрле төбәкләрдән яшь лидерларның белем һәм тәҗрибә алмашуы өчен шартлар тудыру һәм башкалар.
Татар яшьләре лидеры мәктәбендә РФ төбәкләрендә, Якын һәм ерак чит илдә яшәүче, үз төбәгенең иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнашучы 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәр егетләр һәм кызлар укый.
Катнашучылар өчен 4 көн дәвамында төрле лекцияләр һәм практик дәресләр, түгәрәк өстәл утырышлары, билгеләнгән темага диспутлап оештырылачак. Моннан тыш РФ төбәкләрендә һәм БДБ илләрендә татар яшьләре оешмаларына методик ярдәм күрсәтү мәсьәләсе кузгатылачак.