15 мең казанлы Универсиада-2013 волонтеры булырга теләк белдергән

Бүгенге көндә рәсми сайтта волонтерлыкка 43 мең 780 кеше теркәлгән

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Халыкара волонтерлар көне билгеләп үтелә. Әлеге дата БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1985 нче елда гамәлгә кергән. Соңгы елларда Казанның 2013 нче елгы Универсиада хуҗабикәсе булуы белән бәйле рәвештә волонтерлык хәрәкәте актив үсеш ала. Бүген бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сүз барды. Студиягә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” оешмасы аппарат җитәкчесе – генераль директор урынбасары Лариса Сулима, волонтерлар белән эшләүче департамент директоры Александр Карпов һәм “Казан 2013” нең көмеш яшьтәге волонтеры Наталья Гридина һәм Алмаз Әскәров.
Лариса Сулима иң элек үз ихтыяры белән эшләп йөрүче волонтерларны котлап үтте һәм аларга волонтерлык программасын уңышлы гамәлгә ашыруы өчен рәхмәтен җиткерде. Ул ассызыклап узганча, волонтерлыкны алга сөрү буенча күләмле эш башкарылган, аеруча соңгы ике айда актив эш алып барылган. “Шул рәвешле, хәзерге вакытта безнең рәсми сайтта волонтерлыкка 43 мең 708 кандидат теркәлгән”, - дип белдерде Лариса Сулима.
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә 15 мең казанлы һәм 19 мең 228 татарстанлы волонтер булырга теләк белдергән. “Оештыручылар өчен иң күңеллесе – татарстанлылар командасының күпкә артуы”, - дип билгеләп узды Лариса Сулима. 30 августта татарстанлылар нибары 8 мең кешене генә тәшкил иткән. “Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән 1 сентябрьдән “Универсиада дәресе” грандиоз проекты гамәлгә ашырылды. Актив волонтерлар, Универсиада илчеләре – барысы да мәктәпләргә барды. “Универсиада дәресе”н алып барган укытучыларга рәхмәт. Проект кысаларында барлык мәктәпләрне, көллиятләрне, югары уку йортларнын, хәтта балалар бакчаларын колачларга тырыштык. Иң беренче дәресне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 27 нче гимназиядә уздырган иде”, - дип искәртеп үтте Лариса Сулима.
“Безнең бурыч – 20 мең кешене җәлеп итү. Хәзерге вакытта волонтерлар рекрутингы – кандидатларны сайлау процессы бара”, - дип белдерде “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” оешмасы аппарат җитәкчесе – генераль директор урынбасары. Ул хәбәр иткәнчә, волонтерлар белән “Әкият” курчак театрында һәм Казан дәүләт энергетика университетында көн саен сөйләшүләр алып барыла.
“Волонтерларны әзерләү программасы финиш ноктасына якынлаша, безгә хәзер волонтерларны сайлап кую процессын уңышлы гына төгәлләү зарур”, - дип, Александр Карпов теләүчеләрнең ай азагына кадәр заявка бирә алуларын шәрехләп үтте.
Волонтерлыкка өйрәнүгә килгәндә, өч белем алу этабы бар – гомуми тренинг, функциональ вәкаләтләр белән танышу һәм объекттагы тренинг. Волонтерларны индивидуаль төстә өйрәтүгә уртача 15-16 сәгать биреләчәк.