Түбән Камада ике йөз кеше этнографик диктант язган

Катнашучылар 45 минутта утыз сорауга җавап биргән.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). 3 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр бөтен Россия буйлап теләге булган һәркем өчен этнографик диктант үткәрелә. Аның максаты — илдә яшәүче төрле халыклар турындагы белемне арттыру. Кичә Түбән Камада ике йөздән артык кеше этнографик диктант язды. Бу хакта «НТР 24» хәбәр итә.

Диктант язучыларның берсе — тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ангелина Афиногетнова. Ул мондый акциядә беренче тапкыр катнашкан. Аның сүзләренчә, сораулар кызык булган, аңа тарих һәм географияне белү бик ярдәм иткән.

«Зур этнографик диктант» халыкара акциясе бишенче тапкыр онлайн уза. Анда катнашучылар 45 минутта утыз сорауга җавап бирергә тиеш.