Мәрхүм көрәшче Ильяс Галимовка багышланган күргәзмәгә әнисе, хатыны, кызлары килгән

«Йорт төзү, кызлар янына тагын бер бала алып кайту турында да хыялланды. Тик насыйп булмаган шул», — дип искә ала көрәшченең хатыны Алсу.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). 2 ноябрьдә, көрәш буенча дөнья чемпионы, мәрхүм Ильяс Галимовның туган көнендә, якыннары һәм татарча көрәш белән шөгыльләнүче егетләр Чирмешәндә мемориаль үзәктә җыелды. Биредә ачылган күргәзмәдә фотолар, грамоталар, Рәхмәт хатлары, шәхси әйберләр куелган. Ул киләсе елның гыйнварына кадәр эшли. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.

Данлыклы көрәшче коронавирустан вафат булганга биш ай. Ильясның яраткан «Көнбагышлар» җыры астында слайдлар караганда, чарада катнашучылар күз яшьләрен тыя алмадылар. Ильяс Галимов татарча көрәш буенча 8 тапкыр Россия, күп мәртәбәләр республика чемпионы була. Ул шул кыска гына гомерендә баш батыр калып, 49 автомобиль откан.

«Кешенең тормыш юлын еллар белән санамыйлар, ә башкарган эшләре белән. Ильяс кыска гына гомерендә дә зур эз калдырды, йолдыз кебек атылды. Ул безнең хәтердә мәңгегә калыр», — диде район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова

Батырның әнисе, Туймәт авылыннан килгән Зөһрә ханым улының бала чагын, мәктәп елларын искә төшерде. «Ильяс яшьтән үк имгәнүләр алды, күп дәваланырга туры килде. Шуңадырмы, ул көрәшкәндә көндәшләрен имгәтмәскә тырышты. Бик ярдәмчел, туган җанлы иде», — диде ул.

Чарада катнашкан хатыны Алсу һәм кызлары Иллария белән Илзирә әтиләрен сагынып искә алдылар. «Бәйрәм саен туганнарны бергә җыярга, бәйрәм оештырырга тырышты. Кызларын бик яратты. Планнарыбыз зурдан иде әле, йорт төзергә, кызлар янына тагын бер бала алып кайту турында да хыялланды. Тик насыйп булмаган шул, менә бүген 44 яшьлек туган көнендә аны искә алырга җыелдык», — диде Алсу.