Кайбыч районында 13 гаиләгә бала коляскасы бүләк ителде

Бүләк муниципаль берәмлектә игълан ителгән Демография елы кысаларында тапшырылды.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Кайбыч районында 13 гаиләгә бала коляскасы тапшырылды. Олы Кайбыч авылында яшәүче Кирилловлар гаиләсендә туган өченче балага коляска бүләк иттеләр. Бу турыда «Кайбицкие зори» хәбәр итә.

Район башлыгы исеменнән бүләкне район Башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Дания Бәдертдинова, Олы Кайбыч авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Сөнгатуллин һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Чулпан Камалиева тапшырды.

Бүләк муниципаль берәмлектә игълан ителгән Демография елы кысаларында тапшырылды. Гаиләдә беренче һәм икенче бала туган очракта, социаль ярдәм чарасы буларак, 5 мең сумга сертификат, өченче балага коляска, дүртенче һәм аннан соңгы балаларга 20 мең сумга сертификат тапшырыла. Бүләкләр районда яшәгән гаиләләргә генә тапшырыла.

Күп балалы гаилә район җитәкчелегенә бүләк өчен рәхмәт әйтте.