Халыклар бердәмлеге көнендә узган телекүпер шәһәрләр, илләр һәм буыннарны тоташтырды

Оештыручылар тамашачыларны да, акциядә катнашучыларны да төп геройлар – ветераннар, сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәренең турыдан-туры өйләренә алып килде һәм Халыклар бердәмлеге көнен бергәләп бәйрәм итү мөмкинлеген тудырды.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер вакыттан көчлерәк» X Халыкара ветераннарны хөрмәтләү акциясе пандемия шартларында онлайн-форматында узды. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шуңа да карамастан, оештыручылар тамашачыларны да, акциядә катнашучыларны да төп геройлар – ветераннар, сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәренең турыдан-туры өйләренә алып килде һәм Халыклар бердәмлеге көнен бергәләп бәйрәм итү мөмкинлеген тудырды.

Акцияне Мәскәү татарлары автономиясе, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе, Мәскәү шәһәренең Милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр советы, РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә оештырды.

«Россия – күпмилләтле ил. Һәм бу бәйрәм дә – үзенчәлекле. Без ветераннар хакында гына түгел, ә барлык башка халыклар турында да сөйлибез, алар бары тик бердәм булганда гына көчле була ала. Моны Бөек Ватан сугышы да раслады», - дип мөрәҗәгать итте аудиториягә Мәскәү татарлары автономиясенең мактаулы рәисе һәм Мәскәү шәһәр ветераннар советының беренче урынбасары, генерал-полковник Рәсим Акчурин.

Акциядә Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Рушан Әббәсов, Мәскәү татарлары автономиясе рәисе Фәрит Фарисов, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиленең беренче урынбасары Илдар Мөхәммәдъяров, Россия Мигрантлар федерациясе президенты Вадим Коженов та сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.

Мәскәү Татар мәдәният үзәгендә күпмилләтле Җиңү геройлары – төрле милләт вәкилләре, төрле елларда «Хәтер вакыттан көчлерәк» акциясендә катнашучыларга багышланган фотокүргәзмә оештырылган иде.

Бу көнне Уфа, Казан, Ялта, Мәскәү, Пушкино, Чабаксар, Владивосток, Көньяк Сахалин, Омск шәһәрләре, АКШ, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Казахстан кебек илләрдән дә ветераннар адресына рәхмәт сүзләре яңгырады. Волонтерлар командасы ветераннарның өйләрендә булып истәлекле бүләкләр тапшырды һәм аларга чараның төп катнашучылары – онлайн-трансляция (аңа 38 меңгә якын кулланучы кушылды) геройлары һәм тамашачылары ролендә чыгыш ясау мөмкинлеге тудырды.

Телекүпердән тыш, онлайн-трансляциянең ике каналында дөнья күләмендә танылган гитарачы-виртуоз Валерий Дидюля һәм популяр татар башкаручылары катнашында онлайн-концерт, «Память сильнее времени» дигән фильм да карарга мөмкин иде.

Бәйрәмдә катнашучылар акциянең дусларча атмосферада узуын һәм безнең – күпмилләтле Россия халкының – бердәм, бүленмәс һәм шуңа күрә җиңелмәс халык булуын үз күңелләре белән тоюын билгеләп үтте.