Тубылда Халыклар бердәмлеге көнендә "Гөрләшеп яшик әле" кичәсе оештырылды

Концертта Себер татар мәдәнияте үзәге артистлары, “Мирас” бию коллективы, “Иртыш моңнары” фольклор коллективы катнашты.

(Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”). Халыклар бердәмлеге көнендә Тубыл шәһәренең Себер татар мәдәнияте үзәгендә бәйрәм концерты булды. Кичә дәвамында сәхнәдән котлаулар, шулай ук тынычлык, иминлек, игелек, татулык, туган илебезнең чәчәк атуы турында теләкләр яңгырады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Концертта Себер татар мәдәнияте үзәге артистлары Хәсән Хучашев, Лариса Шумакова, Ирина Исхакова, “Мирас” бию коллективы, “Иртыш моңнары” фольклор коллективы катнашты. "Нур” әдәби-иҗат түгәрәгенә йөрүче балалар, “Сандугач” балалар вокаль коллективы чыгышлары аеруча җылы кабул ителде.

Концерт “Гөрләшеп яшик әле" композициясе белән тәмамланды. Соңыннан кунаклар үзләренең уңай фикерләрен һәм концертны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен әйтте.