Татарстанда җанисәпне уздыруга 9,8 мең кеше җәлеп ителәчәк

Халык санын исәпкә алучының таныклыгы, махсус экипировка – шарф һәм портфеле булачак.
(Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2020 елда Бөтенроссия халык санын исәпкә алу булачак. Татарстанда бу эшне башкарып чыгу өчен 9,8 мең кеше җәлеп ителәчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан буенча Территориаль органы җитәкчесе (Татарстанстат) Наталья Гатауллина әйтте.“Халык санын исәпкә алучының таныклыгы, махсус экипировка – шарф һәм портфеле булачак. Хезмәткәр өегезгә килгәч, җанисәпкә рәсмиләштерелгән кеше булуын исбатлау өчен, документын күрсәтәчәк”, – диде ул. Таныклык паспортны күрсәтеп кенә үз көчендә булачак. Халык санын исәпкә алучыларга кәгазь бланклар урынына безнең ил программа системасы куелган планшетлар биреләчәк.Социаль-икътисади мониторинг буенча комитет рәисе Валерий Кандилов әйтүенчә, җанисәп сорауларына бирелгән җавап мәгълүматларын чит кеше белүе ихтимал дигән курку хәзер халыкта акрынлап юкка чыга. Кәгазьләрдә исем-фамилия, телефон номерлары кебек персональ белешмәләр күрсәтелми.“Халык саны исәбен алучы үзе җыя торган белешмәләр өчен җаваплы. Ул аларны кешенең кем икәнлеге күрсәтелмәгән хәлдә җиткерә”, - диде Кандилов. Сүз уңаеннан, ул 2010 елда Татарстанда 1,1 мең кеше сорауларга җавап бирүдән баш тартканын әйтте.Наталья Гатауллина сүзләренчә, җанисәпкә әзерлекнең мөһим этабы йорт адреслары буенча белешмәләр базасын булдыру. 1 октябрьгә Татарстанның барлык торак пунктларында адреслы хуҗалык торышы тикшерелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, йортларда 60,2 мең номер знагын кую яки алмаштыру кирәк. Бу барлык йортларның 9,8 процентын тәшкил итә. 2019 ел башына Татарстанда 3 млн 898, 6 мең кеше исәпләнә. 76,9 процент кеше – шәһәр халкы, 23,1 процент – авыл кешесе.