Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә

Көндезге сәгатьләрдә һава 12 градуска кадәр җылынырга мөмкин.
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 6 ноябрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы саклана. Вакыт-вакыт яңгырлар явып узачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.Республикада, шул исәптән Казанда да көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил булачак.Төнлә термометр баганалары 2 градустан түбән төшмәячәк. Көндез һава температурасы +7дән +12 градуска кадәр булачак.