Димитровградта Татар теле һәм мәдәнияте көненә әзерләнәләр

Быел әлеге чара Димитровград татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан откан грант проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Димитровградта Татар теле һәм мәдәнияте көне узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел әлеге чара Димитровград татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан откан грант проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.

Иҗади кичәдә татар биюләре һәм җырларын башкаручы ансамбльләр һәм солистлар катнашачак. Бер еллык эш нәтиҗәләре буенча автономиянең актив әгъзаларын хөрмәтләү оештырылачак.

Татар теле һәм мәдәнияте көне 9 ноябрьдә «Восход» мәдәни-күңел ачу үзәгендә узачак. Бәйрәмгә шәһәр халкы чакырыла, керү ирекле, дип хәбәр итә Димитровград шәһәре хакимияте матбугат хезмәте.