420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Чаллы, 5 ноябрь, "Татар-информ"). Чаллы шәһәренең 83 нче балалар бакчасында туган тел тәрбиячеләре өчен төбәк семинары үтте. Әлеге семинарда «Ак калфак»лылар татар халык ашларын әзерләү буенча мастер-класслар үткәрде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Семинарда балаларга туган телне өйрәтүдә халык уеннарын куллану тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Шулай ук балаларга милли бизәкләр төшерү, чигү серләрен дә өйрәттеләр.