Башкортстанда Милли кием көне барлыкка килергә мөмкин

Бу бәйрәм елга ике тапкыр уздырылачак.

(Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”). Башкортстанда тагын бер бәйрәм – Милли кием көне барлыкка килергә мөмкин. Башкортстан Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров әйтүенчә, төбәк хакимияте тарафыннан яңа бәйрәм оештыру турындагы документлар әзерләнгән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Бәйрәм елына ике тапкыр – апрельнең өченче җомгасында һәм сентябрьнең икенче җомгасында уздырылыр дип фаразлана.

“Безнең республикада 164 милләт вәкиле яши. Аларның һәркайсының тарихи һәм мәдәни үзенчәлеге бар. Башкортстан халыкларының милли кием бәйрәме ата-бабаларыбызның мәдәниятенә һәм тарихына мөрәҗәгать итәргә, үсеп килүче буын арасында әхлакый кыйммәтләрне таратырга мөмкинлек бирә”, - диде беренче вице-премьер.