5 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Туймазы театры Казанга өч классик комедия алып килә, Татарстанда көчле җил көтелә, Күренекле журналист һәм театр тәнкыйтьчесе Татьяна Мамаева вафат.
Түбән Каманың “Нефтехимик” хоккей командасы рәттән тугызынчы уенда җиңде / “Нефтехимик” Мәскәүнең “ЦСКА” командасын 4:1 исәбе белән отты. Төркия татарлары Анкарада җирләнгән татар-башкорт зыялыларын искә алганнар / Искә алу чарасы Анкарада яшәче татар галиме, язучы Роза Курбан тарафыннан оештырыла.“Ак Барс” хоккейчылары капканы “коры” калдырды һәм “Северсталь” командасын отты / 7-10 ноябрь көннәрендә Континенталь хоккей лигасы командалары өчен тәнәфес була.Искешәһәрдә яшәүче татарлар “Татарча диктант” акциясенә нәтиҗә ясаганнар / “Татарча диктант – 2019” дөньякүләм белемне тикшерү акциясенә Төркия шәһәрләре - Анкара, Искешәһәр, Измир, Истанбул һәм Анталия дә кушылган иде.Белгечләр 2020 елгы җанисәптә уйдырма милләтләр азрак булачагына ышана / “Барысы да үбезнең халыкның үзаңыннан тора”, - ди Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина.Быел кыш айларында уртача айлык температура нормада яки нормадан югары булачак / Ноябрь-декабрь айларында Татарстан Атлантик циклон йогынтысында булачак.Күренекле журналист һәм театр тәнкыйтьчесе Татьяна Мамаева вафат / Татьяна Мамаева - мәдәни темаларга язучы күренекле журналист, театр тәнкыйтьчесе.Туймазы театры Казанга өч классик комедия алып килә / Туймазы театры гастрольләрен бүген Хәбибулла Ибраһимовның “Җизнәкәй” комедиясе белән башлап җибәрә.Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә / Көндезге сәгатьләрдә һава 12 градуска кадәр җылынырга мөмкин.Нурбәк Батулла белән Йолдыз Миңнуллина “Өтүкән” перфомансын тәкъдим итте / Перфомансны "Калеб" яңа буын җыены тәкъдим итте.Татар зыялылары Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова бюстына чәчәкләр салды / Татар шагыйрәсен нәзакатьле, гыйбрәт хисле һәм татар халкының язмышын, телнең үсеше юлларын үзенчә күзаллаган шәхес буларак искә алдылар.