Ригадан Казанга авиарейслар җәй көне атна саен булачак

Рейслар шулай ук кышын – быелның 14 декабреннән 2018 елның 25 гыйнварына кадәр дә оештырыла.

(Казан, 5 ноябрь, "Татар-информ"). airBaltic 2018 елның җәйге сезонында Казанга атна саен ике рейс башкарачаклары турында хәбәр итә. 23 апрельдә Рига – Казан беренче рейсы башкарылачак, дип хәбәр итә airBaltic.

Ригадан Казанга очышлар дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 23 сәгать 35 минутта булачак. Казаннан Ригага самолет – һәр сишәмбе һәм җомгада 3 сәгать 20 минутта очачак.

Очышлар оештырылганнан соң,  26 апрельдән башлап Казан һәм Рига маршруты буенча 8 мең пассажир ташылган. Сорау һәм ихтыяҗ булганга, рейслар кышын да –  быелның 14 декабреннән 2018 елның 25 гыйнварына кадәр дә оештырылачак.

Казаннан очучы пассажирларның күбесе Риганы уңайлы транзит пункты булганы өчен сайлаган. Иң популяр пунктлар булып, казанлылар өчен Милан, Барселона, Париж, Прага һәм Амстердам тора.