Әлмәттә яңа паркны тар-мар иткәннәр

Хуҗасыз этләрнең өелешеп йөрүләренә дә ризасызлык белдерүчеләр булды.

(Әлмәт, 5 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары", Филүзә Хәмидуллина). Әле сентябрь башында гына Әлмәттә шарлавыклы буаларда яңартылган ял итү урынын кыска гына вакыт эчендә төзеп тапшырганнар иде. Инде аны җимерергә дә өлгергәннәр: аттракционнар эчендә чүп өемнәре хасил булган, такталар ямьсез сүзләр белән бизәлгән, дип яза җирле басма.

Вандализм хакында сүзләр ишетелә башлагач, кулга фотоаппарат алып паркка янә барып кайттык. Шушы районда яшәп, көн дә диярлек бирегә уйнарга йөргән 21 нче мәктәп укучысы Дамир Иноятов биредәге хилафлыкларны һәм җимерекләрне сөйләп китте:

- Менә баулардан үрелгән атынгычның төбен сүткәннәр, чылбырларының тотынгычларын куптарып алганнар. Ксилофонның берничә клавишалары инде юк. Поезд эче дә урыны-урыны белән чүп савытын хәтерләтә. Хәзер балалар бу уен урыныннан җирәнә башлаган. Өй куышлары формасында ясалган башка атынгычларның диварлары ямьсез сүзләр белән чуарланган. Җыеп кына әйткәндә, купшы ял урыныннан ике ай узуга тар-мар ителгән мәйданчык кына утырып калган.

Хуҗасыз этләрнең өелешеп йөрүләренә дә ризасызлык белдерүчеләр булды.