Әлки районының Базарлы Матак авылында яңа күпер файдалануга тапшырылды

Яңа күпернең озынлыгы 40 метр, киңлеге 15 метрдан артык.

(Әлки, 5 ноябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районының Базарлы Матак авылында Актай елгасы аша салынган яңа күпер файдалануга тапшырылды, дип яза җирле басма.

Алексеевскидан “Мостовик” җәмгыяте төзүчеләре әлеге күпер төзелешенә быел май бәйрәмнәреннән соң керешкәннәр иде. Яңа күпернең озынлыгы 40 метр, киңлеге 15 метрдан артык. Яңа күпердә транспорт өчен ике якка да берьюлы иркен хәрәкәт итү полосолары бар. Моннан тыш, ике яктан да 1,5 метр куркынычсызлык полососы. Кыскасы, күпер заман таләпләренә җавап бирерлек һәм гасырга җитәрлек нык итеп салынды.