Казанда яраксыз батареялар өчен 30 контейнер куелган

Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Икенчел чимал эшкәртү көне алдыннан кулланылуга яраксыз батареялар җыю проектын тормышка ашырган.

(Казан, 5 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Икенчел чимал эшкәртү көне алдыннан инде кулланылуга яраксыз батареялар җыю өчен контейнер кую проектын тормышка ашырган. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзерге вакытта 30 контейнер Казанда Башкарма комитет органнырында, эре сәүдә үзәкләрендә һәм югары уку йортларында куелган.

Аерым алганда, махсус савытлар:
- Казан дәүләт энергетика университетында (Красносельская, 51),
- “Савиново” сәүдә комплексында (Ямашев пр., 93),
- “Тандем” сәүдә-күңел ачу комплексында ( Ибраһимов пр., 56),
- “Корстон” кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында (Ершов, 1а),
- “Южный” сәүдә-күңел ачу комплексында» (Җиңү пр., 91),
- “Леруа Мерлен” кибетләрендә (Әмирхан, 3, Оренбург тракты, 174),
- “Бәхетле” супермаркетларында (Ямашев пр.,, 71 а, Оренбург тракты, 22а, Павлюхин, 57)  һәм башка урыннарда урнаштырылган.

Проект Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан куркыныч калдыкларның каты көнкүреш калдыклары полигоннарына эләгүен азайту максатыннан башкарыла.

Ул берничә этаптан торачак: батареяларны җыюны оештыру, туплау, транспортировкалау һәм үтильләштерү.