Алексеевск районында Гражданнар сугышы чорының 18 корбаны җәсәде калдыкларын җирләделәр

Җирләү чарасы Халыклар бердәмлеге көнендә узды.

(Казан, 5 ноябрь, "Татар-информ"). Халыклар бердәмлеге көнендә Алексеевск районының Войкино авыл советы җирлегендә Гражданнар сугышы чорының 18 корбаны җәсәде калдыкларын җирләделәр, дип яза районның “Таң” газетасы.

Гражданнар сугышы чорының 18 корбаны җәсәде калдыклары октябрь аенда Татарстан “Татулык һәм килешү вахтасы” эзләнүчеләре тарафыннан табылган.

Җирләү чарасын протоиерей Павел Чурашов үткәргән. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Николай Чурин һәм җирле үзидарә советы башлыгы Надежда Шабутдинова эзләнүчеләргә һәм әлеге эштә ярдәм итүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткергән.

“Звезда” хәрби-патриотик клуб хәрәкәте вәкиле Владислав Осянин, Татарстан эзләнү хәрәкәте вәкиле Рафик Салахиев һәм Спас районы эзләнү отряды командиры Борис Андреянов шулай ук революциянең йөз еллыгында әлеге вакыйганың зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үткән.