5 ноябрьнең төп яңалыклары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышланган чаралар уздырыла, "Нигез-йорт" исемле яңа фильм төшерелде, Хәния Фәрхи турында китап языла.

Конституция һәм дәүләтчелек мәсьәләләрен яңача күрсәтү мөһим – Айрат Фәйзрахманов./ 6 ноябрьдә 15:00 сәгатьтә Казан Кремле яр буенда Татарстан Конституциясенә багышланган акция-концерт узачак.



Казан татарлары ана телен саклауда һәртөрле фидакарьлеккә әзер – төрек галиме Әрҗан Алкая./ Галимнең татар халкының тел мәсьәләсенә кагылышлы мәкальләрен өйрәнеп язылган хезмәте социаль челтәрләрдә актуаль әсәр булып тора.

Астанада күренекле дин белгече, мәгърифәтче Габдрәшит Ибраһимовны  искә алдылар./ Халыкара төрки академия үткәргән чарада япон галиме Хисао Коматсу чыгыш ясады.


Фәнир Галимовның “Бабай утары” этноавылында яңа татар фильмы төшерелгән./ Кинорежиссер Нәсүр Юрушбаев “Нигез-йорт” исемле яңа кыска метражлы нәфис фильмны төшереп бетергән, Казанда фильмны монтажлау башлана.

Язучы Айгөл Әхмәтгалиева Хәния Фәрхи турында китап яза./ Язучы хәзерге вакытта Мәскәүдә җырчы турында материал җыя.



Татар мәктәпләрен ябуга каршы социаль роликны караучылар артты./ Видеода йөзләгән кеше “Туган тел”не башкара.