Татарстанстат: Татарстанда Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек эшләре төгәлләнде

Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы (Татарстанстат) җитәкчесе Наталья Гатауллина Татарстанда Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек эшләре төгәлләнгәнен әйтте.

«Халык санын алу өчен 7108 кеше сайланды. Аларның 48,6 проценты мәгариф хезмәткәрләре, 32,5 проценты — төрле учреждение һәм предприятие хезмәткәрләре, 10 проценты — җирле үзидарә органы вәкилләре, 3 проценты — эшләмәүче пенсионерлар һәм хезмәткә сәләтле булган вакытлыча эшсез кешеләр», — диде Наталья Гатауллина Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Бүгенгә 1185 контролер сайланган. Аларның да составы алдагы исемлеккә якын килә. Татарстанда Бөтенроссия халык санын алу кампаниясен уздыруда 8,5 меңнән артык кеше катнашачак.

Наталья Гатауллина сүзләренчә, халык санын алучының махсус таныклыгы, зәңгәр жилеты, сумкасы, шарфы була. Мәгълүматны планшет ярдәмендә турыдан-туры базага кертеп бару каралган. Планшет эшләмәгән очракта гына кәгазь бланкларны куллану күздә тотыла.

Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр була. Язып йөрүчеләрне өйләренә кертергә теләмәгән кешеләр үзләре турында мәгълүматны Дәүләт хезмәтләре порталында (www.gosuslugi.ru) терки ала, яисә сан алу участокларына мөрәҗәгать итә ала. Барлыгы 1185 халык саны алу участогы булдырылган. Алар күп функцияле үзәкләрдә дә эшлиячәк.