Казаннан Доминиканага очышлар яңартылды

Беренче рейс белән Атлантиканы 500дән артык пассажир аркылы очты.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). «Казан» халыкара аэропортыннан Доминикана Республикасына очышлар яңартылды. Пандемия башланганнан соң беренче трансатлантик рейс 3 октябрьдә Ла-Роман курортына башкарылды. Борт 100% тулы иде — 524 пассажир.

Доминикана Республикасына самолетлар даими рәвештә ике атнага бер тапкыр очачак. Очыш программасын Boeing 777-300ER самолетларында AZUR air авиакомпаниясе үти.

Октябрьдә тагын 2 очыш планлаштырыла. Шулай ук көзге-кышкы сезонга программа формалаштырылган инде, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.