Казанда коррупциягә каршы иң яхшы видеоролик конкурсы старт ала

Анда 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Казанда 7 октябрьдән 9 декабрьгә кадәр Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты оештырган «Коррупциягә каршы юнәлештәге иң яхшы видеоролик» бәйгесе узачак. Анда мәктәп укучылары, югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары, шулай ук 35 яшькә кадәрге яшьләрнең эшләре кабул ителә.

Бәйге берничә этапта уздырыла. Беренчесендә, 7 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр, гаризалар кабул ителәчәк. Аларны караганнан соң видеороликларны сайтка урнаштырачаклар.

Икенче этапта онлайн-тавыш бирү уздыру планлаштырыла. Ул 12 ноябрь 11:00 сәгатьтән 29 ноябрь 11:00 сәгатькә кадәр узачак.

Икенче көнне, 30 ноябрьдә, оештыручылар арадаш нәтиҗәләр ясаячак. Иң күп тавыш җыйган 10 катнашучы өченче этапка узачак, 3 декабрьгә кадәр йомгаклар ясалачак.

Җиңүчеләр беренче урын өчен — 30 мең сум, икенче урын өчен — 20 мең сум, өченче урын өчен 10 мең сум алачак, дип хәбәр итәләр Казан Башкарма комитетының Контроль һәм коррупциягә каршы эш идарәсендә.

Конкурсны үткәрү вакыты, гариза формасы һәм видеороликларның техник характеристикалары турында өстәмә мәгълүмат нигезләмәдә бар.