Хезмәт министрлыгы кайбер эшләргә яшүсмерләрне яллауны гадиләштерергә тәкъдим итте

Россия хезмәт министры Антон Котяков сүзләренчә, моның өчен кайбер законнарны үзгәртергә туры киләчәк.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә кайбер өлкәләрдә эшләү өчен яшүсмерләрне яллауны гадиләштерергә планлаштыралар.

«Бүген цифрлы технологияләр һәм креатив индустрияләр үсеше яшьләргә үзләренең кызыксынучылары ярдәмендә акча эшләргә, программа продуктлары ясарга, фотога төшерергә, блог алып барырга, дизайн яки графика буенча заказлар башкарырга ярдәм итә», — диде Россиянең Хезмәт министры Антон Котяков Президент Владимир Путинның Хөкүмәт белән киңәшмәсендә

Министр сүзләренчә, моның өчен кайбер законнарны үзгәртергә туры киләчәк. Бу карар яшьләргә акча эшләргә һәм талантларын үстерергә ярдәм итәчәк, диде ул.

Котяков әйтүенчә, Россиядә якынча 880 мең эшсез кеше теркәлгән, аларның чиреге 30 яшьтән яшьрәкләр.