Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә «Мир» картасын кабул итә башладылар

Россия карталарын кабул итү өчен барлык терминалларны көйләү эшен ел ахырында төгәлләргә ниятлиләр.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә «Мир» түләү системасы карталарын кабул итү өчен техник мөмкинлек барлыкка килде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза.

Хәбәр ителгәнчә, сәүдә-сервис предприятиеләре хәзер «Мир» түләү картасын кабул итә ала.

Бүгенге көндә оешма Дубайда һәм илнең башка төбәкләрендә түләү терминалларын тоташтыра. Россия карталарын кабул итү өчен барлык терминалларны көйләү эшен ел ахырында төгәлләргә ниятлиләр.

Сүз уңаеннан, Россиядә пособие һәм пенсияләрнең күпчелеге «Мир» картасына килә. Әйтик, 1 октябрьдән бала тууга бәйле рәвештә айлык түләүләр (аны аз керемле гаиләләр ала) «Мир» картасына килә башлады. Әгәр ата-аналарда «Мир» картасы юк икән, акчаны банк картасына күчерәләр, аны кассада яки почта аша алырга мөмкин.