news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коллективларда, транспортта һәм кибеттә санитария кагыйдәләре начар үтәлә

Эш урыннарында хезмәткәрләрнең температуралары үлчәнми, кондукторлар битлексез эшли, ә кибет һәм җәмәгать туклануы урыннарында ике таләп тә үтәлми.

Татарстанда коллективларда, транспортта һәм кибеттә санитария кагыйдәләре начар үтәлә
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда коронавирус аркасында кертелгән кагыйдәләр күбесенчә хезмәт коллективларында, җәмәгать транспортында һәм сәүдә урыннарында үтәлми. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина сөйләде.

«Роспотребнадзор карамагында булган 800 объектларның 6 процентында Covid-19 профилактикасы буенча таләпләр үтәлми. Монда өч зәгыйфь звено бар», — диде спикер.

Республиканың баш санитар табибы сөйләгәнчә, хезмәт коллективларында еш кына хезмәткәрләрнең тән температурасын үлчәмиләр. Роспотребнадзор коронавирус белән авыручылар булган 127 коллективны тикшергән, аларның 83ендә хилафлыклар ачыкланган. 

«Бу авыру кешенең коллективка эләгү куркынычы турында сөйли, димәк халык арасында инфекция таралу куркынычы да зур булып кала», — дип аңлатты Патяшина.

Республика ведомствосы башлыгы сүзләренчә, санитария кагыйдәләре үтәлми торган икенче урын — җәмәгать транспорты. Роспотребнадзор хезмәткәрләре 37 маршрутны тикшергән, аларның унсигезендә кондукторлар битлексез булган.

Өченче «зәгыйфь звено» — сәүдә һәм җәмәгать туклануы урыннары. «Монда да шул ук хилафлыклар — сатучыларның, җәмәгать туклануы урыннарында эшләүчеләрнең битлек кимәве, эш урынына килгәч хезмәткәрләрнең температурасын үлчәмәү. Без тикшергән 184 сәүдә объектының унбишендә бу таләпләр үтәлмәгән. Һәм 168 җәмәгать туклануы урыннарының унбишендә бу кагыйдәләрне бозганнар», — диде республиканың баш санитар табибы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100