Казаннан армиягә чакырылучыларга коронавируска тест тапшырырга тәкъдим иттеләр

Россиядә пандемия шартларында көзге чакырылыш 1 октябрьдә башланды.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казаннан армиягә чакырылучыларга, җыелма пунктка китәр алдыннан, Covid-19 коронавирусына тест узарга тәкъдим иттеләр. Бу хакта Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә Идел буе һәм Вахитов районнарының хәрби комиссары Шамил Ханнанов әйтте.

«Дәүләт һәм муниципаль органнарының һәм шәһәр хезмәтләренең хәрби комиссариатларга ярдәм итүләрен сорыйм. Шул исәптән, Казанның Сәламәтлек саклау идарәсенең гаскәрләргә җибәрелергә тиеш гражданнарга (җыелма пунктка китәргә өч көн кала) коронавируска ПЦР-тест уздыруны тәэмин итүен итүен сорыйм», — диде ул.

Быелгы чакырылышының үзенчәлеге — Россия Кораллы Көчләре сафларына коронавирус кертүне булдырмау. Моның өчен хәрби комиссариатларда кешеләр төркемен бүлеп кертү оештырылган, кергәндә термометрия үткәрелә, индивидуаль саклану чаралары кулланыла. Казандагы хәрби комиссариатларда антисептиклар, битлек һәм перчаткалар запасы булдырылган. Һәр ике сәгать саен биналарны дезинфекцияли торган сыеклыклар белән җыештыралар.

Казанда чакырылыш комиссияләренә 4,5 меңнән артык кеше чакырылырга тиеш, аларның 3 меңгә якыны уку вакытында хәрби хезмәткә алынудан кичектерелеп торачак. Тагын 800дән артык кеше башка сәбәпләр аркасында хәрби хезмәткә чакырылудан азат ителә.

Россиядә көзге чакырылыш 1 октябрьдә башланды. Егетләрне армиягә җибәрү 15 октябрьдән 20 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Казаннан Россия Кораллы көчләренә 639 кеше китәргә тиеш.

Традиция буларак көзге чакырылышта Татарстан егетләре Кара диңгез, Балтыйк һәм Төньяк флотларга, Президент, Семеновский һәм Преображенский полкларына, фәнни роталарга, шулай ук стратегик билгеләнештәге Ракета гаскәрләренә һәм Һава-космик көчләренә җибәреләчәк.