Уфа шәһәренең бер урамына Равил Бикбаев исемен бирергә тәкъдим иттеләр

Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаев бу елның 23 апрелендә 80 яшендә вафат булды.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда Уфа шәһәренең бер урамына халык шагыйре, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Равил Бикбаев исемен бирергә тәкъдим иттеләр. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров шагыйрь исемен мәңгеләштерү турындагы указга кул куйды. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Документ буенча Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенә Равил Бикбаевның тормышы, иҗтимагый, фәнни һәм иҗат эшчәнлеге белән бәйле материалларның дәүләт мультимедиа архивын төзергә, сайт әзерләргә кушылды.

Ел саен Башкортстан халык шагыйре тормышы һем иҗатына багышланган шигърият фестивальләре, укучылар конференцияләре үткәреләчәк, шулай ук Башкортстан югары уку йортлары студентларының актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Равил Бикбаев исемендәге стипендияләр булдырыла. Уфадагы 102 нче башкорт гимназиясенә Равил Бикбаев исеме биреләчәк.

Уфа хакимиятенә шагыйрь яшәгән Менделеев урамындагы 148/3 нче йортка Равил Бикбаев барельефы куелган мемориаль такта урнаштырырга, Равил Бикбаев исеме белән бәйле истәлекле урыннар төзекләндерергә, Уфа музейларының берсендә Башкортстан халык шагыйренә багышланган экспозиция булдырырга тәкъдим иттеләр.

Указны гамәлгә ашыру белән бәйле чыгымнарны финанслау күләме һем чыганаклары Башкортстан Хөкүмәте тарафыннан билгеләнәчәк.

  • Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаев каты авырудан соң, бу елның 23 апрелендә 80 яшендә вафат булды.