Чаллыда пенсия алды һәм пенсия яшендәге кешеләргә һөнәри юнәлеш бирделәр

Оештыручылар пенсия алды яшендәге кешеләрне резюме язуның төп кагыйдәләре белән таныштырдылар.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча чара узды. Бу турыда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итте.

Чараның максаты - пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнарга һөнәри юнәлеш бирүче компетентлыкны үстерүдә мәгълүмати ярдәм күрсәтү, аларның хезмәткә мотивациясен арттыру, эш эзләү һәм эшкә урнаштыру позициясен активлаштыру.

Катнашучылар «Автопортрет», «Һөнәрне әйт» күнегүләрен үтәделәр, һөнәри юнәлеш бирүче тест уздылар һәм билгеле бер төр һөнәр ияләренең кемдә нинди эш башкаруын ачыкладылар. Соңыннан резюме язуның төп кагыйдәләре белән таныштылар. Чарада 16 кеше катнашты.