Башкортстан Башлыгы агач утыртты

Киләсе елга муниципалитетларга агач утырту буенча план куелачак.

(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Яшел Башкортстан" акциясендә катнашты. Уфа мэры Өлфәт Мостафин да 155нче лицей укучылары, укытучылары, ана-аналары белән берлектә Сипайлово бистәсендә агач утыртты. Бу турыда "Кызыл таң" газетасы хәбәр итә.

"Бу чарада һәркемнең катнашуы мөһим. Бүген республиканың һәр төбәгендә агач утыртылды. Шәһәрләребез яшеллеккә күмелергә тиеш", - диде ул.

Киләсе елга муниципалитетларга агач утырту буенча план куелачак.

Шулай ук Радий Хәбиров Караидел елгасы ярларын да карады, башкала мэры белән аны төзекләндерү мәсьәләләрен тикшерде.